Буаның Үзәк мәйданында “Балалар арбасы парады - 2018” гаилә конкурсы узды. Бәйрәмдә 11 гаилә катнашты. Һәрбер гаилә үз образын тудыруда иҗади якын килеп, күп көч, хезмәт куйган иде. Катнашучылар бала арбаларын төрле темаларга туры китереп бизәгән иделәр: “Милли колорит”, “Мультик вакыйгалары”, “Шәһәр үз осталары белән данлыклы”. 1 урынга Ясминә һәм Алия исемле ике кызы белән Сәгъдиева Энҗе Тәлгать кызы лаек булды. 2 урын – кызы Нәфисә белән Әфләтунова Ләйсән Фәрит кызы. 3 урынны Низамиевлар һәм Габитовлар семьясы бүлеште.Барлык катнашучылар да бәйрәмне оештыручы “Ял үзәге” һәм күпсанлы партнерлардан бүләкләр һәм истәлекле призлар алды.