Рус православие чиркәве бүген Изге Пантелеймон көнен билгеләп үтә

9 август 2018 ел., пәнҗешәмбе

Рус православие чиркәве бүген Изге Пантелеймон көнен билгеләп үтә. Ул авыруларның, шулай ук врач һәм сугышчыларның күктәге яклаучысы булып санала. Бәйрәм литургиясе Буа муниципаль районы Зур Фролово авылының Изге Ана Казан иконасы гыйбадәтханәсендә булды. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатыйхасы белән гыйбадәтне Казан епархия секретаре протоиерей Владимир Самойленко алып барды. Изге Пантелеймон көне алдыннан быел Зур Фролово авылы чишмәсе территориясен реконструкцияләү эшләре башкарылды. Монда чишмәгә төшү юлын тулысынча яңарттылар, эскәмияләр куйдылар. Православие христианнарын бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә бәхет, саулык, шатлык, муллык телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования