Котлыйбыз!

10 август 2018 ел., җомга

Өченче группа комбайннарда эшләүчеләр арасында “Киятское” җәмгыятен Александр Грачев, 1 мең тон иген сугып, 7 000 сум күләмендә премия белән бүләкләнде. Икенчелекне һүм өченчелекне “Авангард”тан Зөлфәт Измайлов һәм “Коммунадан” Рафик Шакирҗанов алды. Алар 5 000 һәм 3 000 сум күләмендә премия алачак. “Акрос – 530” комбайннарында эшләүчләр арасында премиягә “Коммунадан” Илдус Насыйбуллин һәм Ринат Нигъматуллин лаек булды. Алар 750 т ашлык  суктырып беренче һәм икенче урынлы булдылар. Икенче урында – “Авангард”тан Николай Николаев. Комбайнчылар арасында республика конкурсы игълан ителде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалагы һәм азык-төлек Министрлыгының рәсми сайты белдерүенчә, быел Министрлык комиссиясе республика һәм районнар күләмендә суктыру һәм печән чаптыруда 490 җиңүчене билгелиячәк. 50 000 сум премия югары күрсәткечләргә ирешкән һәр 240 комбайчыга биреләчәк. Аларны исә 4 группа комбайн буенча бәялиячәкләр. Йч группада 40ар мең сумлык премия 50 механизаторг биреләчәк. Район конкурслары нәтиҗәләре буенча 200 җиңүчегә 30ар мең сум премия тапшырылачак. Буалылардан аны республика дәрәҗәсенә үтмәгән 7 комбайнчы алчак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования