«Чиста яр буе» акциясенә Буа муниципаль районының 16 мәктәбе кушылды.

2018 елның 10 августы, җомга

«Чиста яр буе» акциясенә Буа муниципаль районының 16 мәктәбе кушылды. Барлыгы 327 кеше 11 тонга якын чүп-чар чыгарды. 19 су объектының яр буе чистартылды: 7 елга ( Зөя, Карлы, Тилчә, Кыят елгасы, Ак, Бола, Лашчы), 4 күл (“Наратлык”, “Мәчет күле”, “Кечкен куан”, “Югары Лашчы”), 2 плотина (Мөкерле һәм Таковар), 6 чишмә ( Мөкерле, Иске Суыксу,  Алмагач, Мерәс кизләве һәм башкалар). “Чиста яр буе” акциясе Татарстан Республикасының экологиясе һәм табигый ресурслар Министрлыгы тарафыннан оештырыла. Ул сулык яр буйларында санитар тәртип булдыру һәм аны тоту, иҗтимагый активлыкны үстерү һәм гражданнарның табигатькә сакчыл карашын тәрбиялүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International