Бүген төзүчеләр көненә багышланган тантаналы бәйрәм булды.

2018 елның 10 августы, җомга

Бүген төзүчеләр көненә багышланган тантаналы бәйрәм булды. Мәдәни үсеш үзәгендә бу һөнәр ияләренә карата җылы сүзләр әйтелде. "Төзүче - җәмгыятьтә иң хөрмәткә һәм ихтирамга лаек һөнәрләрнең бересе", - диде Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары И.Ф.Еремеев. - Сез лаеклы тормыш нигезен саласыз, шәһәр һәм авылларны бизисез, без яшәгән урынарнын уңайлылыгы да сездән тора. Сезнең һөнәрегез җир йөзендә иң кирәкле һәм игелекле - төзүчеләр кулы белән барлыкка килгән һәрнәрсә бер генә буынга хезмәт итми бит. Бу көнне рәхмәт сүзләрен аеруча төзелеш тармагы ветераннарына әйтәсе килә. Сездән яшьләр дөрес үрнәк ала, районыбыз, республика һәм бөтен илебез өчен хөзмәт итәргә өйрәтә. 

Кадерле төзучеләр!
Алда әле безнең – бөтенебездән дә югары профессиональлек һәм куелган максатларны дөрес итеп чишү таләп итәрдәй эшләр. Эшегезнең сыйфатыннан куркынычсызлык, буалылар көндәлек көнкүрешенең уңайлылыгы тора.
Буа районы төзелеш тармагы хөзмәткәрләренә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, кирәкле һәм игелекле эшегездә зур уңышлар телим! 
Илдар Фәрит улы төзелеш тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен бу һөнәр ияләренең иң-иңнәрен Татарстан Рспубликасы төзелеш, архетиктура һәм торак - комуналь хуҗалык Министрлыгы, Татарстан Республикасынын төп инвестиция- төзелеш Идарәсе һәм Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары И.Г.Гыйззәтов тә котлады. Ул төзелеш тартмагы ветераннарына истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм концерт белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International