ТР волейбол Федерациясе Президенты Кубогының финал этабына узган Буа муниципаль районының җыелма командасын котлыйбыз. Исегезгә төшерәбез: җомгадан якшәмбегә кадәр Буа спортсменнары Буа муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Идарәсе җитәкчесе Ленар Садыков җитәкчелегендә дүрт авыр матчта тагын бер кат волейбол буенча ТР иң көчле командаларының берсе икәнлеген расладылар. Финал уены сенябрьдә Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында узачак. Егетләргә җиңүләр телибез!