Бүген Әлши авылында яңа мәктәп ачу уңаеннан тантана булды. Тантаналы чарада ТР мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Нугуманова, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм Буа муниципаль районы башлыгы Марат Зяббаров катнашты. Яңа уку елында бу мәктәп бусагасын беренче сыйныфка баручы 10 бала атлап керәчәк.