“Экстремизмга – юк!”

2018 елның 14 сентябре, җомга

“Ял үзәге”ндә “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында профилактик чаралар дәвам итә. Бүген, 14 сентябрьдә, Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары катнашында чираттагы чара узды.

Чара барышында укучылар алдында Буа шәһәре прокурор ярдәмчесе Р.А. Гыйззәтуллин лекция белән чыгыш ясады. Ул толерантлык төшенчәсен үзен яхшы белүче, әйләнә-тирә мохиттә үзен уңайтлы хис итүче, башкаларны аңлаучы, башка мәдәният, карашлар, традицияләргә игелекле мөнәсәбәт белән һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган кешенең юлы дип аңлатты.

Шулай ук укучыларга “Туган якны өйрәнү” музее хезмәткәрләре әзерләгән “Терроризм – җәмгыятькә куркыныч янау” күчмә күргәзмә тәкъдим ителде.

Чара ахырында яшүсмерләр өчен “Решение о ликвидации” тематик фильмы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International