Өлеш сату турында мәгълүматны Росреестр сайтында урнаштырырга мөмкин

2018 елның 14 сентябре, җомга

Росреестрның официаль сайтында өлешле милектә катнашучыларның үз өлешен сату турында хәбәр итү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган.  Өлеш сатучы барлык калган катнашучыларга үз өлешен сатарга ниятләве турында язмача белдерү кәгазе җибәрергә тиеш. Әлеге эшне Росреестр сайтында  «Хокукка ия булучының шәхси кабинеты»нда эшләргә мөмкин. Бу хезмәт бушлай, мәгълүмат 3 ай саклана. «Шәхси кабинет»тан файдалану өчен иң элек ЕСИА порталында (сайт www.gosuslugi.ru) теркәлү узарга һәм тиешле пароль белән логинга ия булырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International