Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә Иҗтимагый советның быелгы икенче утырышы узды

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Утырышны ачып, Иҗтимагый совет рәисе Динә Гайзатуллина фикер алышуның төп темаларын билгеләде. Шулай итеп, утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде: хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе санын киметү буенча максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча Росреестр Идарәсенең уңай тәҗрибәсе, «урман амнистиясе» турындагы законны гамәлгә ашыру, мөрәҗәгать итүчеләр белән элемтә электрон каналларын куллану белән хезмәттәшлек, арбитраж идарәчеләргә карата административ хокук бозулар турындагы эшләрне кузгатуның төп сәбәпләре һәм башкалар.

2018 елның 1 яртыеллыгында күчемсез милекне теркәү өлкәсендә максатчан модельләр күрсәткечләре рейтингын әйтеп, Г. Зәйдуллина Татарстанның күп кенә позицияләр буенча беренче баскычларда булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта проблемалар да бар. Барыннан да элек, сүз муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында бара, алар, һичшиксез, федераль хезмәтләр белән беррәттән, гомуми милли рейтингка һәм шуңа бәйле рәвештә, Татарстанның РФ субъектлары арасында инвестицион җәлеп итүчәнлегенә йогынты ясый. Шуңа бәйле рәвештә Иҗтимагый совет әгъзалары әлеге проблеманы киңрәк фикер алышуга чыгару максатында Иҗтимагый палатага мөрәҗәгать әзерләргә карар кылдылар, шул исәптән җирле үзидарә органнарын техник яктан тәэмин итү өлешендә дә.

Гариза бирүчеләр белән электрон хезмәттәшлек проблемасы, аерым алганда, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының гражданнар катнашыннан башка, хокукларны теркәү һәм кадастр исәпкә алу өчен мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында фикер алышканда, Татарстан Росреестры ведомство вәкилләрен документларны электрон рәвештә бирү буенча укытуны теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы мәйданчыкта дәвам итәргә әзер булуы турында мәгълүмат җиткерде. Моннан тыш, Татарстан Росреестры КФУ базасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хокукларын электрон рәвештә теркәү буенча даими рәвештә укулар үткәрә. Бу мәсьәләгә җитди игътибар биреп, Татарстан Росреестры шулай ук гариза бирүчеләрнең төрле категорияләре өчен бушлай күчмә укулар үткәрә: профессиональ базар катнашучылары (төзүчеләр, нотариус, банклар һәм тд.) өчен дә, гади гражданнар өчен дә. Иҗтимагый совет утырышында арбитраж идарәчеләр өчен дә укулар үткәрү тәкъдим ителде, бу, һичшиксез, эшләнәчәк.

«Урман амнистиясе» турындагы законны гамәлгә ашыруга килгәндә, Иҗтимагый совет әгъзаларына хәзерге вакытта Татарстанда 5 меңнән артык җир кишәрлеге бар, аларның чикләре урман белән кисешкән. Республиканың урман фондында участокларның суммар мәйданы буенча ике реестрда күрсәтелгән мәгълүматлар 360 мең гектардан артык тәшкил итә.

Анда ТР буенча Росреестр Идарәсе, ТР буенча Кадастр палатасы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Росимущество, Рослесхоз, Рослесинфорг, ТР Мәдәният министрлыгы белгечләре керә. Закон нигезендә урман хуҗалыгы министрлыгы урман реестрын 2023 елның 1 гыйнварына кадәр күчемсез милек реестры белешмәләренә туры китерергә тиеш.

Россия Федерациясендә арбитраж идарәчеләргә карата административ хокук бозулар турында эш кузгату турындагы мәсьәлә буенча фикер алышканда, РФ КоАП нигезендә арбитраж идарәчеләрне административ җаваплылыкка тарту турындагы карар Арбитраж суд чыгара, дип искәрттеләр. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе исә РФ КоАП 28.1, 28.3 ст. нигезендә административ хокук бозулар турында эшләр кузгатып, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзи, административ хокук бозу турында эшне туктату турында карарлар чыгара, арбитраж идарәчеләргә карата административ хокук бозу турында эш кузгатудан баш тарту турында карарлар чыгара. Шулай итеп, агымдагы елда административ хокук бозулар турында 99 беркетмә төзелде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Иҗтимагый совет әгъзалары дәүләт органнарының һәм җәмәгатьчелекнең дәүләт хезмәтләре сыйфатын яхшыртуга, аларның үтемлелеген һәм үтә күренмәлелеген арттыруга юнәлдерелгән уртак гамәлләренең мөһимлеген билгеләп үтте. Иҗтимагый советның чираттагы утырышын ноябрь аенда үткәрү планлаштырыла. Шул ук вакытта Иҗтимагый совет әгъзалары Татарстан Росреестры хезмәтләрен алучылар булган гариза бирүчеләрдән бәйсез анкета үткәрергә тиеш.
 

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International