Архив хезмәтенең 100 еллыгына яшь буалылар район архивында булдылар

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

25 сентябрьдә Россия һәм Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү планы нигезендә район архивына 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары килде.

"Архив турында һәрчак дулкынлану белән сөйлисең... Архивка очсыз-кырыйсыз диңгез янына кебек киләсең, аның һәр тамчы үзендә искиткеч ачыш алып килә..." - танылган тарихчы, академик М. В. Нечкина сүзләре белән Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сәмәрханова укучыларны каршы алды.

Ләйсән Робертовна балаларны архив йөрәгенә - архивсаклагычына озатты. Анда аларга Архив фондының ничек формалашуы, киштәләрдә кирәкле мәгълүмат табу турында сөйләделәр. Балалар бик күп архив эшләре һәм документлар арасында, ә безнең районның архив бүлегендә 47 меңнән артык эш саклануына, кирәкле документ табарга мөмкин булуына гаҗәпләнде. Экскурсия вакытында укучылар архив документларының тарихы белән дә таныштылар, архивның ничек эшләвен, нинди документлар саклануын һәм җәмгыять өчен нинди әһәмиятле булуын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International