Татарстан эшкуарларына ярдәм итү фонды микрозаймнар буенча ставканы елына 7,5% ка кадәр киметте

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды (Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы) микрозаймнар буенча яңа шартлар бирә. Бу хакта бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта фонд җитәкчесе Айдар Салихов хәбәр итте. Төп үзгәрешләр 2 параметрка – хезмәтләр һәм ярдәм күрсәтелә торган эшчәнлек төрләренә кагыла.
31.12.2018 г кадәр фонд ставкасы 7,5% кадәр кимегән. Бу банк ставкаларын арттыру шартларында эшмәкәрләргә ярдәм итү максатында эшләнде.
Фонд сәүдә белән шөгыльләнүче эшкуарлардан гаризалар кабул итә башлады.
Эшмәкәрләр өчен микрозайм шартлары:
Микрозаймнар «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 209-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Бердәм реестрына кертелгән таләпләргә туры килә торган 3 елга кадәр 100 000 сумнан 30000 сумга кадәр бирелә.
300 мең сумга кадәр займны тәэмин итүнең бер төре – юридик затлар өчен бизнес милекчеләренең поручительлеге яки шәхси эшмәкәрләр өчен өченче затларның поручительлеге яисә залог итеп алырга мөмкин. 300 меңнән артык суммада кредит алу өчен поручительство һәм залог та бирергә кирәк. Залог сыйфатында күчемсез милек, торак һәм коммерция, җир участоклары, автотранспорт һәм җиһазлар кабул ителә.
Кредит алу мәсьәләсе буенча кирәкле мәгълүматны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт, тел: 524-90-90, шулай ук Фондның рәсми сайтында  http://fpprt.ru/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International