Линияле объектларны урнаштыру өчен урман кишәрлекләрен төзү тәртибе үзгәрде

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Юллар, элемтә линияләрен, нефте-, газ һәм башка торба үткәргечләрне урнаштырганда бөтен урман фондын әйләнеп узу мөмкин түгел. Әмма аны кулланганда дәүләт тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Шуларның берсе – Линияле объектлар өчен җир кишәрлекләре формалаштыру һәм аның хокукларын рәсмиләштерү. Агымдагы елның 1 сентябреннән РФ Җир кодексына һәм башка закон актларына үзгәрешләр керткән закон нигезләмәләре үз көченә керде. Хәзер Линияле объектлар өчен урман кишәрлекләрен төзегәндә межалау планын әзерләү өчен элек булган кебек урман участогының проект документлары түгел, ә территорияне межалау проекты кулланылырга тиеш. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ятим балаларга бирү өчен Татарстан Республикасы милкенә 121 торак урын сатып алынды. Закон чыгаручы ызанлау проектының үзенә карата таләпләрне дә үзгәртте. Алар нигезендә документта урманны максатчан билгеләп кую, рөхсәт ителгән файдалану төре, участок мәйданы, аның территориясе чикләре турында белешмәләр булырга тиеш, борылыш нокталары координатын күрсәтеп.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International