Район архив бүлеге хезмәткәрләре өлкәннәр көне уңаеннан кунакка, озак еллар буе бүлек белән җитәкчелек иткән Светлана Егорованы һәм Гөлфирә Сафинаны чакырганнар.
Чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды. Бүлек җитәкчесе Ләйсән Сәмәрханова бүгенге эшчәнлек турында сөйләде. Ветераннар архивта капиталь ремонт үткәрелгәненә, мобиль стеллажлар урнаштыруына, уңайлыкларга соклануларын яшермәде. Үзенең эш елларын искә төшерделәр. Гөлфия Әнвәрҗановна документлар саклана торган кәгазь тартмаларда үз язмаларын да танып алды.