Иске Суыксу авылы мәдәният йортын тантаналы ачу

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Иске Суыксу авылында тантаналы рәвештә капиталь ремонттан соң авыл мәдәният Йорты ачылды. Бу вакыйганы авылдашлар түземсезлек белән көттеләр. Мәдәният Йортын ачуы белән котларга һәм авыл кешеләренең шатлыгын уртаклашырга ТР мәдәният министры урынабасары Дамир Натфуллин, район башлыгы Марат Җәббаров, ТР ГИСУ директоры урынбасары Равил Хисаметдинов, Башкарма комитет җитәкчесен социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, “Буа муниципаль районы мәдәният Идарәсе” муниципаль мәдәният учреждениясе җитәкчесе Ринат Гыймранов һәм авыл җирлекләре башлыклары килгән иде.

Кунаклар клубның яңартылган бинасын, 286 урынга исәпләнгән зур концерт залын, тиздән авылның иҗади тормышы “кайнаячак” кабинетларны карадылар. Сүз уңаеннан, авыл клубында вокал, хореография, музыка, сынлы сәнгатъ, матур әдәбият, гамәли сәнгать юнәлешләре буенча түгәрәкләр эшли. Тырыш куллар һәм «Созидатель» ҖЧҖ тезүчеләренң күпьеллык тәҗрибәләре нәтиҗәсендә, реконструкциядән соң, авылдашларга клуб кына түгел, ә сыйфатның яңа стандартларына туры килүче заманча мәдәният Йорты төзелде.

Район башлыгы Марат Азат улы клубның яңартылуына ярдәм итүчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Куаныч: боларның барысын да без республика программалары  ярдәмендә булдыра алабыз. Авыл мәдәният Йорты ул клуб кына түгел, ә халыкның аралашу үзәге, рухи үсеш һәм ял итү урыны. Яңа мәдәният учрежденияләр төзү һәм булганнарын яңарту – авылда яшәү өчен уңай шартлар тудыруда бер адым,” – диде ул.

Бинага капиталь ремонт эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарганнары өчен, подрядчиклар һәм төзүчеләргә Марат Азат улы Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ачканнан соң, яңа мәдәният Йортында Район мәдәният Йорты иҗат коллективлары һәм авыл үзешчәннәренең матур концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International