“Дружба” агрофирмасының 2 номерлы филиалы механизаторы Петр Барабанов Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

2018 елның 12 октябре, җомга

 "Дружба” агрофирмасының 2 номерлы филиалы механизаторы Петр Барабанов Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Уңган райондашыбызга бу саллы бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сишәмбе көнне Казанда узган Уңыш бәйрәмендә тапшырды.

Котлаулардан соң “Корстон” сәхнәсе түренә дә беренче булып чакырдылар аны. Рөстәм Нургалиевич, кулын кысып, алдынгы механизаторга ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

– Фамилиямне әйткәч, дулкынландым инде. Андый зур сәхнәгә көн дә чыкмыйсың бит. Ике ел элек “Татарстанның атказанган механизаторы” исеме би-релгән иде. Бу билгене дә районда Президент кулыннан алдым. Хезмәтемне шулай бәяләү шатландыра инде. Җитәкчелеккә зур рәхмәт, – ди механизатор.  Шундый уңганнар булмаса, мондый олылаулар да булмас иде. Петр Алексеевич та мактарлык, горурланырлык юл үткән. Аның җилкәсе артында 40 елдан артык хезмәт стажы бар. Башта туган авылында, “Рассвет” хуҗалыгында эшли. 2004 елда агрофирма оеша. Заманча “Фендт” тракторы бирәләр.

– Аның хезмәт итү срогы ун ел, 10 мең мотосәгать эшләргә исәпләнгән, дип язылган. Бу сан 23 мең сә-гатькә җитте инде. Өченче срогын эшли булып чыга, – ди механизатор. Тракторын һәрвакыт төзек тотарга тырыша ул. Кабинасында тузанын да сөртеп кенә тора. Анда беркайчан да аяк киеме белән керми.

– Шулай гадәтләнгән, – ди. “Тимер аты” сынатмый, ә менә быел көз җир сукалаганда сабаны  ватылып азаплаган. Монысына корылык аркасында җирнең катылыгы сәбәпче. Без килгәндә дә эретеп ябыштыручы Владимир Марков сабанны “ямый” иде.

– Быел кырга ешрак чыгарга туры килә, – ди ул.

Агрофирмада туңга сөрү эшләре төгәлләнеп килә инде. Шикәр чөгендере мәйданнары гына калып бара. “Тимер”ләре шуңа түзсә, аннан механизаторлар өчен ремонт эшләре башланачак. Петр Алексеевич та “корыч айгыр”ын киләсе ел кыр эшләренә әзерләячәк. Аның өчен алар җирләре тырмалаудан, компактор белән эшкәртүдән башланып китәчәк. Аннан шикәр чөгендере чәчү, печән, салам төргәкләү һәм башкалар көтә.

– Барысын да җиренә җиткереп, сүз китермичә, җиткерелгән планны арттырып үтәп башкарырга тырышам, – ди механизатор тыйнак кына.  Артык сүзләр кирәкми дә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International