“Иртә чәчеп оттык” ди фермер Данис Әхмәтҗанов

12 октябрь 2018 ел., җомга

Быел районда  шикәр чөгендере уңышы күрсәткечләре кискен аерыла. “Ямбулат”та ул һәр гектардан уртача 500, “Авангард”та 375 центнер тәшкил итсә, “Дружба” агрофирмасы филиалларында 171 центнердан артмый. Алдынгылар технология таләпләрен төгәл үтәүне мул уңышка китерә, дисә, артта калучылар корылыкка сылтый. Ә һәр гектардан уртача 320 центнер уңыш алучы фермер Данис Әхмәтҗанов иртә срокта чәчү ярдәм итүен әйтә.

– 100 гектарда татлы тамырны быел 5 майга чә-чеп бетердек инде. Соңгы көчле яңгыр  1 июньдә яу-ды. Шуннан соң тамгалап кына киткәләде, – ди ул.  Шул дым белән күтәрелеп китәргә өлгергән һәм технология таләпләре үтәлеп, үз вакытында рәт аралары эшкәртелгән, ашлама белән тукландырылган үсентеләр көзгә кадәр хәйран гына үскәннәр.

  Уңыш 300 центнерның өске ягында булгач шатланабыз инде. Яңгыры булмаса да, узган көз җир әзерләүдән башлап, күпме көч түгелгән бит, – ди Данис. Сүз уңаеннан, алдагы елларда мондый тырышлык зуррак күрсәт-кечләргә ирешергә мөм-кинлек биргән. Былтыр һәр гектардан уртача 430 центнер алганнар. Алдагысында ул 580 центнерга җиткән.

Фермер белән быелгы коры көзнең дә плюсларын барладык. Татлы та-мырның шикәрлелеге ях-шы. Былтыргыга караганда 2 процент тирәсе югарырак. Ә менә пычраклыгы, киресенчә, 8-10 процентка кимрәк. Башкаларда уңыш азрак булгач, шикәр заводына чиратлар кыскарак. Аннан, былтыргы кебек, автомо-бильләрне кырдан трактор белән тарттырып чыгарасы түгел. Болар тамыразыкны кыска вакыт эчендә казып, заводка тапшырырга мөмкинлек биргән. Без килгән си-шәмбе көнне тагын ике-өч көнлек чималлары калган иде. Дистәдән артык “КамАЗ” һәм “ЗИЛ” автомобильләре көненә икешәр-өчәр рейс ясарга өлгерәләр.  “СПС” белән Вәкил Гыйльметдинов тө-яп өлгертеп тора.

– Буа районында мин алты ел эшлим. Данис Әхмәтҗанов белән беренче ел. Шофер хезмә-те җиңелләрдән булмаса да, барысы да канә-гатьләндерә, – ди “КамАЗ” автомобилен йөртүче Арут Варданян.   

Хуҗалыкта югалтуларны киметү өчен дә тырышалар. Коелып калган чөгендерләрне җыеп бару өчен аерым кешеләр, техника билгеләнгән. Бушый барган кырларны артыннан ук туңга сөрә баралар. Киләсе елда шикәр чөгендере чәчеләчәк мәйданнарда туфрак әзерләнгән инде. Ул көзге бодайдан соң 138 гектарда игеләчәк. Елы  уңышлы килсен, дип телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования