Комсомолны сагынам

12 октябрь 2018 ел., җомга

Тиздән Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.  Шул уңайдан ВЛКСМның Буа райкомының элеккеге Беренче секретаре Зөфәр АБИТОВ үзенең истәлекле хатирәләре белән уртаклашты.

80нче еллар азагыннан соңгы буыннар өчен комсомол сүзе бернәрсә аңлатмаса да, яшьләр иҗтимагый-сәяси оешмасының җәмгыятьтә тоткан ролен тарихтан берничек тә сызып ташлап булмый. Моны озак еллар  әлеге оешманың  казанында кайнаган кеше буларак әйтәм. Юбилей уңаеннан районда җирле комсомол оешмасының тоткан роле, аның хезмәткәрләре турында әйтеп үтәсем килә.

Комсомолның ул заманда дәүләт дәрәҗәсендә яшьләр проблемалары белән шөгыльләнүче бердәнбер иҗтимагый-сәяси оешма булуын күпләр белмидер дә әле. Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы яисә яшүсмерләр  проблемалары белән шөгыльләнүче башка дәүләт институтлары ул заманнарда   юк иде. Комсомолны коммунистлар партиясе тарафдары, аңа яраклашучы хәрәкәт, яшьләрнең инициативасын сүндерүче консерватив орган дип, ялгыш фикер йөртүчеләр белән беркайчан да килешә алмадым. Ул үз эшчәнлегенең кирәк булганлыгын бүгенгәчә раслап килә. Илдә наданлык белән көрәшүдә, промышленность гигантлары, шәһәрләр  төзүдә, Бөек Ватан сугышы елларында, аннан соң илебезне торгызуда, чирәм җирләр күтәрүдә, Байкал-Амур тимер юл магистрален төзүдә аның тиңсез өлешенә кем күз йома ала?! Бу безнең тарих. Комсомолның көрәштәге һәм хезмәттәге казанышлары, үсеп килүче буыннарны тәрбияләүдәге өлеше югары бәяләнүе турында аның байрагы сөйли. Әләмдә – алты орден.

Безнең район комсомол оешмасы эшчәнлеге 1919 елда кабынып киткән. Аны оештыру башында Иван Кулагин, Петр Чукальский, Петр Павлов, Федор Ложников, Сима Павлова, Дмитрий Черкасов, Наталья Бубнова, Татьяна Власова, Һаҗәр Еремиева, Солтан Халитов, Хөршит Мусина, Галия Биккиниева, Наталья Хәмзина, Мәшкүрә Курамшина торган. Оешманың беренче җитәкчесе итеп Иван Кулагин сайланган. Комсомол ячейкалары тагын Әлши, Иске Борындык, Кыят, Ивашевка, Иске Суыксу авылларында, Буа һөнәр училищесында (хәзерге веттехникум) оеша. Мин тарихны язган, үз иленең патриоты булган бу легендар кешеләрнең кайберләре белән эшләвем белән горурланам. Мәшкүрә апа Курамшина комсомолның советлар иленең тотрыклылануына чиксез өлеш кертеп кенә калмыйча, төрле милләттәге егет һәм кызларны бергә берләшеп энтузиазм белән теләп эшкә алынулары турында еш әйтә иде. Бөек Ватан сугышында Буа районы Әлши авылы егете – унсигез яшьлек Арсентий Карташев Днепр елгасын кичкәндә Александр Матросовның батырлыгын  кабатлый, Шигали авылыннан Михаил Гарнизовның геройлыгы безнең район данын шулай ук еракларга таратты.

Тугыз ел шунда әлеге оешмада эшләгән  кеше буларак мин үземне профессионал комсомол хезмәткәре дип саныйм. Бу оешмада очраклы кешеләр озак тоткарлана алмады: чөнки бу эш беренче чиратта кайтарыш, көчле оештыру сәләте, иҗади якын килүне таләп итте. Андыйлар комсомол таралгач та югалып калмады – күпләр сәясәтне, бизнесны, фәнне сайлады. Сиксәненче елларда комсомол райкомы алдына куелган төп бурычлар булып җитештерүдә һәм авылларда яшүсмерләрдән торган хезмәт коллективлары оештыру, аларның ялларын һәм спорт белән шөгыльләнүләрен кайгырту, укучы яшьләр һәм армия сафыннан кайтучылар белән эш алып бару торды. Моннан тыш “авыр” яшьләр белән эшләү, шәһәрдәге республика балалар интернат-мәктәбе белән шефлык итү кебек җаваплы хезмәтләр дә безнең өстә булды.  Уртак тырышлык белән 1990 елда район комсомол даны музее ачтык.

Буа районы комсомол оешмасы республиканың төрдәш оешмалары арасында мактаулылар рәтеннән төшмәде, моннан тыш ул  кадрлар әзерләүче  тимерчелек тә иде. Озак еллар ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты секретаре вазифасын  бездә эшләп киткән Р. Вахитова җитәкләде. Комсомолның беренче секретаре булып торган Р. Хәмидуллин Хезмәт кызыл байрагы орденына лаек булды. Мин коллегаларымны, комсомол исемен данлаган һәркемне һәрвакыт иң җылы хисләр белән искә алам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования