Капиталь ремонттан соң Буа шәһәренең Гагарин урамындагы 17 "а" күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Илдар Гыймадиев җитәкчелегендәге "Стройгарант плюс" оешмасы төзүчеләре барлык эшләрне дә сыйфатлы итеп башкардылар. Баш инженер Азат Рәхимҗанов сүзләренчә, төзүчеләр ике ай ярым эчендә йортны җылыткыч файдаланып керамогранит плиткалар белән тышлаганнар. Керү ишекләре, подъезд идәннәре алыштырганнар.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов төзүчеләргә олы рәхмәтен белдерде, халыкны башкарылган эшләргә сакчыл карарга чакырды.