Бүген Ял үзәгендә традицион армиягә каралучы Көне узды

12 октябрь 2018 ел., җомга

Буа шәһәренең Ял үзәгендә армиягә каралучылар белән ел саен үткәрелә торган тантаналы очрашулар булды.

Армиягә озату – олыгаеп килүче егетләр тормышында дулкынландыргыч та, шул ук вакытта тантаналы да мөһим вакыйга. Безнең районда һәр озату уңаеннан тантаналы очрашулар уздыру матур традициягә керде.

Көзге чакырылыш кысаларында 61 буалы Россия армиясе сафларын тулыландырачак. Бүген егетләргә район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Буа муниципаль районы Башкарма Комитеты җитәкчесенең урынбасары Лилия Садретдинова, район ветераннар Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, ТР Буа һәм Чүпрәле районнарының Хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин дип әһелләре, булачак солдатларының ата-аналары хәер-фатихаларын бирделәр. Чыгыш ясаучылар егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен теләделәр һәм Ватаныбызны лаеклы яклауларына, кече ватаныбызны онытмауларына ышаныч белдерделәр.

“Кораллы көчләр сафында хезмәт мәктәбе узып, сез нык, көчле, өлгергән ир-атлар, Ватаныбызның чын яклаучылары булып җиткегәсез. Намус белән хезмәт итегез, бурычыгызга тугры калыгыз!” – дигән теләктә калды Илдар Фәрит улы.

Бәйрәм программасы балалар сәнгать мәктәбе иҗат берләшмәләренең, район мәдәният йорты коллективының матур хореографик һәм вокал номерлары белән үрелеп барды.

Барлык егетләргә без җиңел хезмәт һәм исән-сау өйгә кайтуларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования