Хөрмәтле салым түләүчеләр! Милеккә булган салымнарны түләү вакыты якынлаша!

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле салым түләүчеләр! Милеккә булган салымнарны түләү вакыты якынлаша!

3 декабрьгә кадәр гражданнарга:

- физик затларның милеккә булган салымын;

- җир салымын;

- транспорт салымын;

- физик затларның керемнәренә салым агенты тарафыннан тотылмаган салымны түләргә кирәк.

Салымнарны түләү теркәүче органнардан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ.б.) кергән мәгълүматлардан формалашкан салым хәбәрләре, шулай ук 2-НДФЛ формасы буенча физик затларның керемнәре турында белешмәләр нигезендә формалаша.

Салым хәбәрләре почта аша, ә “Физик затлар өчен Шәхси кабинет”тан файдаланучыларга Шәхси кабинетка җибәрелә.

Кирәк булса, салым хәбәрен теләсә нинди салым органыннан яки КФУ “Минем документларым”а гариза язып мөрәҗәгать итеп алып була.

Салым хәбәрләре түбәндәге очракларда җибәрелми:

  • әгәр салым ташлама булып һәм салым алынган булып исәпләнмәсә;
  • әгәр хәбәрдә салымнар саны 100 сумнан ким булса;

Салым хәбәрендә дөрес булмаган мәгълүмат булса, бу турыда теләсә нинди җайлы юл белән (шәхсән, почта аша, Россия ФСХ сайты яки Шәхси кабинет аша) хәбәр итәргә кирәк.

Салымны:

  • Россия ФСХ сайтының “Салымнарны түлә” һәм “Шәхси кабинет” сервислары аша;
  • “Дәүләт хезмәтләре” федераль порталы аша;
  • Кредит учрежденияләре аша;
  • “Электрон хөкүмәт” порталы һәм терминаллары аша түләргә мөмкин.

2018 елның 9, 10 ноябрь көннәрендә барлык салым органнарында, милеккә булган салым һәм аларны түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны хәбәр итү максатыннан, ачык ишекләр көннәре узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International