Откан грант акчасына "Заводская" ТИҮ яшәүчеләр яңа балалар мәйданчыгын җиһазлыйлар

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Садыйкова Миләүшә Сәмигулла кызы быел "Татарстан Республикасы Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе"республика конкурсының IV урын өчен Диплом белән бүләкләнде. Откан грант акчасына яшәүчеләр Төзелеш урамы буенча 7 нче йорт ишегалдында яңа балалар мәйданчыгы булдырырга карар кылдылар. Урнаштыруга инде керештеләр.
Шуны да билгеләп үтәсе килә, буалы территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) 3 ел рәттән республикада иң яхшылар исемлегенә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International