Ринат Гайзатуллин Буа районы мәктәбендә Парламент дәресе үткәрде

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Парламент дәресләре атналыгы кысаларында  Әлши урта мәктәбенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров килде.

Кунаклар укучыларга республиканың закон чыгару органнарының роле һәм бурычлары турында сөйләделәр. Законнарның иҗти-магый-сәяси тормышта кулланылышын мисалларда күрсәттеләр. Балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Атналык кысаларында мәктәпләрдә очрашулар дәвам итте. Актив укучыларны декабрь аенда Татарстан Дәүләт Советына чакыру көтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International