"ПолитЗавод" иҗтимагый-сәяси проектының гаризалар кампаниясе башланды!

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

"ПолитЗавод" иҗтимагый-сәяси проекты - сәяси актив яшьләрне киләчәктә республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына җәлеп итү өчен ачык конкурс сайлап алуы мәйданчыгы. "ПолитЗавод" проектын "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" Татарстан региональ штабы, "Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы оештыра.

Проект сәяси актив яшьләрне ачыклауга, укытуга һәм аны алга таба Татарстан Республикасының иҗтимагый-сәяси тормышына этәрүгә юнәлдерелгән. Аның төп максаты "Яшьләр-сәясәткә!"яшьләрне активлаштыру, сәяси эшчәнлеккә төрле өлкәләрдәге яшь, талантлы белгечләрне җәлеп итү, узган Проект яшьләре өчен социаль, лифтлар программаларын гамәлгә ашыру; Татарстан Республикасының иҗтимагый секторын активлаштыру.

Проектта катнашучылар исемлегенә эләгү өчен политзавод.рф сайтында анкета тутырырга кирәк.
Әгәр син:
* Татарстан Республикасының актив гражданины
* иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән кызыксынасың
* сиңа 18 яшьтән 35 яшькә кадәр
Бу синең шанс! ⠀

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International