"Бүләк итү көне" - тарихка үз өлешен кертә алу мөмкинлеге.

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан АССРның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында 15 ноябрьдә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге «Бүләк итү көне» акциясе үткәрә. Акция кысаларында һәр буалы гаилә хатларын, фотоларны, шулай ук йортта сакланучы кыйммәтле документларны җаваплы саклауга район архивына тапшыра алачак. Әлеге чара Татарстан Республикасы Архив хезмәтендә күркәм традициягә әверелеп өлгерде инде. Ул иң мөһим бурычларның берсе – районнарның милли-мәдәни мирасын саклауга һәм архивларны комплектлауга юнәлдерелгән.

"Архив фондын тулыландыруда һәм тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булган документлар җыюда ярдәм итүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәчәкбез. Кайчакта гаилә архивларында уникаль фоторәсемнәр, вакыйгалар чагылдыручы документлар саклана, аларда  район, республика, ил тарихы саклана. Барлык кергән документларны кадерләп сакларбыз һәм Республика күләмендәге интернет – күргәзмәләрдә, шулай ук Буа муниципаль районының рәсми сайтында  күрсәтәчәкбез», - ди бүлек җитәкчесе Ләйсән Сәмәрханова.

Акция 10 сәгатьтә башлана һәм Буа ш., Космовский ур., 31 йорт адресы буенча узачак.  Буалыларны безнең районның архив фондын тулыландыруга өлеш кертергә һәм "тарихка керергә "  чакырабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International