Буада эшмәкәрлек буенча Совет утырышы узачак

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

15 ноябрьдә 15 сәгатьтә район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының күчмә утырышы була. Очрашу барышында эшкуарлар хакимият органнары җитәкчеләренә актуаль сораулар бирә, бизнес алып бару барышында барлыкка килгән проблемаларны билгели алачаклар.  Эшкуарлык советы утырышы спикерлары сыйфатында Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Буа районы башлыгы Марат Җәббаров, Казан табигатьне саклау прокуроры Альберт Хәбиров, «эшмәкәрлеккә ярдәм Фонды» генераль директоры Айдар Салихов, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре чыгыш ясаячак.

Алар эшкуарларның сорауларына җавап бирәчәкләр һәм Буа районында эшмәкәрлек вәкилләре белән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар. Очрашуда катнашу өчен эшмәкәрләргә 8 (843) 210-15-99 яки 3-29-93 телефоны буенча теркәлергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International