13 ноябрь көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекне кадастр бәяләве мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә.
Физик затлар милкенә салым түләү срогы килеп җитә һәм күп кенә гражданнар әлеге салымның объектларның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнүен белә.
Казан халкы сорауларына Росреестр Идарәсенең күчемсез милек кадастр бәясе бүлеге җитәкчесе Алсу Сабирҗанова (843)255-25-71 телефоны буенча җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында "Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр" разделында урнаштырылган. Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.
Матбугат хезмәте