"Парклар маршы" акциясе кысаларында узган плакатлар конкурсына йомгак ясалды»

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Яз көне «Зөя буйлары» Дәүләт заказнигы «Парклар маршы» халыкара табигать саклау акциясе кысаларында табигатьне саклау темасына плакатлар конкурсы игълан итте. Конкурска 50гә якын эш кабул ителде. Казанга җибәрү өчен жюри хөкеменә 6 плакат сайлап алынды. Шушы көннәрдә җиңүчеләр билгеле булды. Алар - Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Алия Абдуллина, 1нче мәктәптән Ислам Дәүләтшин, «Теремок» балалар бакчасыннан Әмирхан Шиһабетдинов һәм 5нче гимназиядән Дарья Семенова.
Шулай ук лауреатларны әзерләгән педагоглар да бүләкләнде. Алар - лицей-интернатның укыту эшләре буенча директор урынбасары Наталья Белова, Кыят мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Морозова, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең география укытучысы Марина Бызова.
Педагогларны һәм аларның талантлы укучыларын жиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International