Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Вакансияләр ярминкәсенең максаты - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә эшкә урнашу, башка һөнәр алу яки квалификация күтәрү мәсьәләсендә, хезмәт базарында җайлашырга ярдәм итү. Чара Инвалидлар декадасы кысаларында 2018 елның 5 декабрендә 09:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Буа ш., Р. Люксембург ур., 159 йорт.
Белешмәләр өчен телефон 8(84374) 3-21-15