Чыршы-наратлар өйләрне бизәр чак

5 декабрь 2018 ел., чәршәмбе

Чыршы-наратлар өйләрне бизәр чак: яшь агачларга зыян салмагыз, сертификатсызны алмагыз

Яңа ел – өйләрне хуш исе аңкып торган чыршы-нарат белән бизәр чак якынлаша. Белгечләр  кисәтә: бер генә яшь агачка да зыян салынмаска тиеш.

Урман хуҗалыгы инженеры Михаил Егоров әйтүенчә, нәкъ бәйрәмнәр алдыннан район урманчыларының ылыслы яшь агачларны законсыз кисүдән саклау буенча эше башлана. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2007 елның 8 маендагы 273 номерлы Карарына туры китереп, урман хуҗалыгына зыян салган өчен 2105 сум күләмендә административ штраф каралган. Декабрь-гыйнвар айларында кискән очракта әлеге сумма ике тапкыр арта. Ылыслы төркем агачларга, куакларга үсешен туктатуга китерүче зыян салган очракта Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы Кодексына туры китереп, гражданнарны 3тән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларны 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларны 200дән 300 мең сумга кадәр административ штраф көтә.

“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров чыршыларны белмәгән урыннарда сатып алганда сак булырга чакыра. Алар корткычлар белән зарарланган булырга мөмкин. Россиянең урман корткычлары буенча карантинлы фитосанитар зоналары булган төбәкләреннән кертелгән Яңа ел чыршылары карантинлы сертификат белән озатылырга тиеш. Әлеге документ андый регион җаваплылык зонасына кергән “Россельхознадзор” идарәсе тарафыннан бирелә. Билгеләнгән карантинлы фитосанитар зоналар турында shn.tatarstan.ru адресы буенча танышырга мөмкин. Килеп туган сораулар белән 8(843) 277-68-29 телефон номеры буенча шалтыратырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования