Буалылар коррупциягә каршы юнәлешле республика иҗади эшләр конкурсында җиңү яулады

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә, 2018 елның 5 декабрендә Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Коррупциягә каршы юнәлешле республика иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, анда буалылар актив катнашты. Туган телебездә иҗат эшләре (иншалар-эссе) конкурсында безнең якташлар - Львова Анастасия Әлши урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы (җит. Зайцева А. П.) һәм Яңа Чәчкап урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Сафина Ләйсән (җит. Рәхимова Ф. Х.), алар 1 дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.
Аларны котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International