Буада Донор көне

2018 елның 7 декабре, җомга

Республика кан үзәге бригадасы  район дәваханәсендә  буалылардан кан кабул итте атна башында. Халыкның бу эштә теләктәшлеге  гаҗәпләнерлек иде,  иртәнге сәгатьләрдә үк донорлар табибларга чиратка басты.

Кан тапшырырга килүчеләр табибка кергәнче анкета тутырырга тиеш иде. Анда донорның яше, ничәнче тапкыр кан тапшыруы, сәламәтлеге турында языла. Республика кан үзәгенең мобиль бригадасы өлкән табибы Хәйдәр Абдрахманов әлеге документ белән танышып,  донорның кан басымын, үзен ничек хис итүе белән кызыксынганнан соң,  башка кабинетларга озата. Һәркемнең сәламәтлеген төпченмичә җибәрми. Бер хатын-кыз быелның август аенда гына операция кичердем, ди. Табиб әле аның  организмының ныгып бетмәвен аңлатып, кире борды. Икенче бүлмәдә медиклар донорның  кан төркемен, гемоглобин микъдарын тикшергәннән соң, кан турында бөтен мәгълүматны саклаячак штрих-код тапшыралар. Гемоглобин тиешле нормадан ким булган очракта да кире боралар. Донорны әле тагын гомуми мәгълүмат базасы буенча да күздән үткәрәләр. Буалы ир-ат ничә ел буе тапшырып килдем дип, күпме генә өтәләнсә дә, рөхсәт бирүдән баш тарттылар. Донор өчен тагын бер өстенлек – РФ Хезмәт Кодексының 186 маддәсе нигезендә ел дәвамында ике көн ял түләүле ял итәргә белешмә бирелә. Хәйдәр Абдрахманов сүзләренә караганда, буалылар иң актив донор саналалар. Берничә ел килмичә торуларына карамастан, бүген әлеге акциянең аеруча оешкан төстә узуын әйтә. Донорлар барлык мәгълүматны белә.

– Шундый катгый таләпләр бар: 18 яше тулмаган һәм уртача авырлыгы 50 килограммнан да ким булган кешеләрне кабул итү тыела. Бездә кеше бер тапкыр кан тапшырды исә гомуми базада аның турында мәгълүмат тупланып барачак. Наркологиядә дәваланса, гепатит белән чирләсә, болар барысы да анда күренәчәк. Донорлар тапшырган материал республика кан үзәгендә кабат тикшерү узачак. Аларны куллану, саклау вакытлары төрлечә,- ди табиб.

Рөхсәт алып чыгучыларның һәрберсе кулында “тәмле” паек. Табиб һәркемгә кан тапшырганчы чәй эчеп алырга киңәш итә.  Кан кабул итү бүлмәсендә махсус дүрт койка көйләнгән. Бу процесс шулкадәр тиз бара, бер донор уртача 5-6 минут эчендә кан тапшырып чыгып та китә.

– 1986 нчы елдан бирле кан тапшырам. Әлеге акциядә без гаиләбез белән катнашабыз. Менә бүген дә кызым да, улым да биредә. Минем кан кемнеңдер гомерен саклап калырга булыша икән, нигә моңа теләктәш булмаска?,- ди почетлы донор исемен йөртүче шәһәрле Анатолий Попондополо.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International