Киләсе якшәмбедә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә, ә буалылар геройларны беләләрме?

2018 елның 7 декабре, җомга

Аларның исемнәрен кабат искә төшерәбез.

Гәрәй Сафин, 1947 елда Социалистик Хезмәт Герое исемен ала. Буа машина-трактор станциясендә механик, өлкән механик. Ленин ордены, “Урак һәм чүкеч” Алтын медальләрен алган.

Рәүф Әһлиуллин, Социалистик Хезмәт Герое (1966 елны бирелә), ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Хезмәт юлын Калинин исемендәге колхозда гади эшче булып башлый. Армиядән кайткач, райкомда төрле вазифаларда эшли, 1960-1982 елларда “Память Ленина”, “Гигант” колхозларын, аннан соңгы ике елда – сөт комбинатын җитәкли. Ленин, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары, “Урак һәм чүкеч” алтын медальләре белән бүләкләнгән.

Георгий Сторожев, Социалистик Хезмәт Герое исемен 1948 елда ала. Хезмәт юлын гади авыл хуҗалыгы хезмәткәре булып уза. 1936-1958 елларда Буа машина-трактор станциясендә комбайнчы ярдәмчесе, трактор бригадасы бригадиры. Соңрак – “Кызыл Йолдыз”, “Тельман” исемендәге колхозларда бригадир, 1964-1969 елларда “Сельхозтехника” бүлекчәсендә аккумуляторчы. Хезмәт Кызыл байрагы, Ленин орденнары белән бүләкләнгән.

Александр Ефремов Буа өязенең Чуваш Энтуганы авылында туган. Казан бакча техникумын тәмамлаган, агроном белгечлеге алган. Буа машина-трактор паркы белән җитәкчелек иткән. Аның җитәкчелегендә кырлар күп агрегат ысул белән эшкәртелә башланган. 1947 елның көзендә рекордлы уңыш алганнар-гектардан 21,22 центнер. Александр Ефремовка Социалистик Хезмәт Герое исеме 1948 елда бирелә. 
Нурислам Кадыйров Буа кантонының Боерган авылында крестьян гаиләсендә туа. 1955 елда Ленин исемендәге колхоз рәисе итеп билгеләнә. Җирләрне яңача куллану ысулы ярдәмендә җитәкче ике ел эчендә табышны ике тапкыр арттырган. 1973 елда төзелгән «Гигант» аның җитәкчелегендә Колхоз-миллионер була. Шул ук елның декабрендә Нурислам Кадыйровка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Александра Николаева Буа өязенең Адав-Толымбай авылында крестьян гаиләсендә туа. 1947 елда Коминтерн исемендәге колхозда аның җитәкчелегендә бөртекле культуралар чәчү буенча комсомол-яшьләр звеносы оештырыла. Ул елда рекордлы уңыш алына-гектардан уртача 31 центнер. 1948 елның мартында Александра Николаевага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Михаил Гарнизов 1924 елда Шигали авылында туа. 1943 елда фронтка алына. Воронеж фронтының 4 нче гвардия армиясе составында Белгород-Харьков наступатель операциясендә катнаша. Гранатаны ташлап, сугышчыларны һөҗүмгә күтәреп һәлак була. Бу героизм өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Петр Шафранов 1901 елда Олы Фролово авылында туган. Полковник Ржев, Орел шәһәрләренең фашист илбасарларыннан азат ителгәндә батырлык һәм каһарманлык күрсәтә. 1945 елда «Марс» операциясе вакытында 3 Белоруссия фронтында 94 немец танкын юк итә. 1945 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Анатолий Самочкин 1914 елда Буада туган. 1941 елның көзендә очучы-штурмовик Днепрны фашистларны тар-мар итүдә катнаша. Көньяк-Көнбатыш фронты авиациясенең дивизиясе составында дошманның стратегик объектларын юк итү максатында 115 сугышчан очыш ясаган. Аңа югары исем 1942 елның 27 мартында бирелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International