Укучылар өчен батырлык дәресе узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Буа туган якны өйрәнү музеенда Р.Сагдеев исемендәге мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен Ватан Геройлары көненә багышланган "Батырлык дәресе" үткәрелде. 5 нче сыйныф укучылары зур кызыксыну белән Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтләү датасын билгеләү турында видеоролик карадылар. Музей бүлеге мөдире Альберт Гарипов Герой-якташларыбыз батырлыкларын сөйләде. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару хезмәтенең Буа шәһәрендәге зона коткаручылары отряды башлыгы Наил Камаров укучыларны эзтабарларның бүгенге көннәре белән таныштырды, үз тәҗрибәсеннән булган ГТХМ хезмәткәрләренең каһарманлык очраклары белән уртаклашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International