Портал чираттан коткара

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Район ЮХИДИ бүлекчәсе транспорт чарасын теркәү, “права” алу өчен дәүләт порталын кулланырга киңәш итә. Тиз дә, чиратларсыз да.

Моның өчен алдан бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) теркәлергә кирәк. Бу эшне мөстәкыйль башкара алмаучылар, паспорт һәм иминиятләштерү полисы (СНИЛС) алып, Буа шәһәре, Космовский урамы, 108 “Г” йорт адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәккә килсеннәр. Биредә пароль алып, дәүләт порталында теркәләчәкләр.

Буалылар үз фикерләре белән уртаклаштылар:

Илдар Гыймалетдинов, район ЮХИДИ бүлек-чәсенең имтихан алу-теркәү бүлекчәсе начальнигы:

– Транспортны теркәүгә, “права” алуга бәйле дәүләт хезмәтләрен портал аша электрон заявка биреп башкару бик җайлы. Кеше чират тормый, үзе теләгән вакытны сайлап килә. Документлар рәсмиләштерүгә 30 процент ташлама да бирелә. Узган ел безгә 10519 йөртүче портал аша мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Хәйбуллин, автомобиль йөртүче:

– Срогы чыккач, йөртүче таныклыгын алыштырган идем. Портал аша бик тиз икән. Эштә булгач, һаман китеп йөреп булмый, ә болай үземә җайлы вакытны сайлап бардым.

Гали Сәлахов, автомобиль йөртүче:

– Яңа автомобиль алдым. Сайт аша теркәдем. Берничә минут вакыт китте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International