ОСАГОда үзгәрешләр

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

Ел башыннан автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүдә (ОСАГО) яңалыклар керде.  Тарифлар гына үзгәреп калмады, полис бәясен исәпләп чыгаруга якын килү дә башкача булачак. Автомобильчеләрнең кайсылары отачак, кемнәргә күбрәк чыгым тотарга туры киләчәк?

Беренче яңалык шуннан гыйбарәт – тарифларның диапазоны киңәячәк. Җи-ңел автомобильләр өчен әлеге “коридорда” минималь күрсәткеч хәзер 2746 сум, ә югары чик 4942 сум итеп билгеләнде.  Моның эчендә иминият-ләштерүчеләр кирәкле ставканы сайлый алачак. Билгеле, үзләре өчен отышлы һәм конкурентлыкка чыдам булганны. ОСАГО сатып алучылар яшь зурлыгына һәм йөртү стажына карап 58 категориягә бүленгән. Аларның һәр-берсе өчен база тарифы бәясен күтәрүче яисә  түбәнәйтүче коэффицент билгеләнгән. Иң зур коэффицент – 1, 87 – иң аз стажлы һәм яшь (22 яшькәчә) йөртүчеләр өчен кулланылачак. 35 яшьтән алып 39 яшькә кадәр булучылар, 3-4 ел йөртүче стажы булганда, зур булмаган ташламага ия була алалар. Элек мондый мөмкинлек юк иде. Ә коэффицентны 0,93кә кадәр түбәнәйтү 59 яшь тулган йөртүчеләр өчен куллану рөхсәт ителә. Тик клиентның бу очракта 3 елдан да ким булмаган стажы булу мөһим.

Бонус-малус – йөртүчегә бәйле

Яңа законда руль артында аварияләрсез йөргән автомобильчеләр өчен плюслар каралачак. Авария куркынычсызлыгын бәяләүче бонус-малус коэффициенты (КБМ) яңача билгеләнә. Йөртүче исеменә рәсмиләштерел-гән берничә ОСАГО полисы булганда да бонус-малус коэффициенты бер генә булачак. Аның минималь булганын сайлаячаклар. Руль артында бер ел буе аварияләрсез йөрү стимуллаштырыла. Бу очракта КБМны киме-тәчәкләр, киресенчә булганда ул артачак.

Әлеге система компания-ләргә иминиятләштерү түләүләрен башкаруга клиентлар өчен индивидуаль ставкалар билгеләү мөмкинлеге бирәчәк. Россия авто-иминиятләштерүчеләр берләшмәсе каравынча, йөртүчеләрнең күпче-леге отачак. Белгечләр исәпләвенчә, ОСАГО яңа кагыйдәләр буенча 17 процент авто-мобильчеләр өчен генә кыйммәтләнәчәк, 83 проценты өчен киресенчә арзанаячак. Үзәк банк исәпләүләре буенча полисның уртача бәясе  узган елның ноябрендә  5703 сум торган, яңача санау системасы гамәлгә кергәч аның бәясе 1,5  процентка артачак. Тагын бер мөһим хәбәр, агымдагы ел ахырыннан полис бәясен исәпләгәндә автомобильләрнең егәр-леген исәпкә алмау турында да сүз бара. Ягъни куәтле егәрлекле машина хуҗалары күбрәк түләмәячәкләр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International