Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегендә 2018 елга йомгак ясадылар

19 гыйнвар 2019 ел., шимбә

Шушы көннәрдә, 16 гыйнварда Буа муниципаль районында ТР Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Артем Кузнецов булып китте. Эшлекле визит барышында ул Буа хезмәттәшләренең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясауда катнашты, шулай ук алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләде, ветераннарны лаеклы ялга озатты

Артем Александрович белдерүенчә, узган ел бүлектә җитәкчелек алмашынуга карамастан, оператив-эзләү, тикшерү эшләре югары дәрәҗәдә кала.

– Билгеле, җитешсезлекләр дә юк, дип әйтә алмыйм, тик алар барысы да җиңел төзәтә торганнар. Киләсе йомгак утырышында алар барланачак, - диде кунак.

Минусларга, плюсларга беренче булып доклад белән чыгыш ясаган бүлек начальнигы Ренат Хәсәнов төгәлрәк тукталды.

- Узган елгы нәтиҗәләр буенча бүлек үз категория-сендәге 12 подразделение арасында алдынгы позиция-не югалткан – 10нчы урынга төшкән. Бу күрсәткеч безне бизәми, тагын да яхшырак эшләргә кирәк, - диде районның баш полицейские. Аннан ул статистикадагы саннарны тезә башлады.

2018 елда барлыгы 343 җинаять теркәлгән. Аерым авыр җинаятьләр 17 факттан 21гә күтәрелгән. Болар – үтерү, җенси кагылгысызлыкка каршы, наркотиклар сату һәм саклау (әйләнештән барлыгы 3,5 килодан күбрәк төрле наркотик алынган), үтерү белән янау һәм башкалар. Урлаулар да 3 очракка арткан (97дән 100гә кадәр). Шуларның 43е буенча (күпчелеге – йорт һәм квартиралардан әйбер урлау) каракларның шәхесләре әле дә билгесез. Ә менә корал һәм сугыш кирәк-яракларын законсыз әйләнештән алу буенча 8 җинаять эшенең 7се ачылган. Шулай итеп полицейскийлар 3 утлы коралны, 66 патронны, 321 шартлаткыч матдәне әйләнештән алганнар. Ә менә полицейскийларның мошенникларга карата гына эзләнүләре, тикшерүләре файдасыз бугай. Алдарлар интернетны һәм кесә телефонын кулланып, буалыларны алдый киләләр. 2016-2018 елларда 60тан күбрәк факт теркәлгән.

Беррәттән Ренат Фиргатович ЮХИДИ эшчәнлегенә дә тукталды. Быел район территориясендә 37 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларда 7 кеше һәлак булган, 44е яраланган. Әлеге аварияләр Казан - Улья-новск, Буа - Яльчек, Буа - Кыят юлларында, авыллар арасындагы юлларда, шәһәрнең Р. Люксембург, Жорес, Ефремов, Гагарин, Вахитов урамнарында теркәлгәннәр. Начальник бу участокларда юл куркынычсызлыгын саклау буенча күбрәк эшләргә кирәклеген ассызыклады.

Кимүләр хакында да сүз барды. Талау, автомобильне куып алып китү, ясалма акча әйләнеше очраклары азайган. Ә үтерү (2 факт), акчаны мәҗбүриләп алу (4 факт) буенча күрсәткечләр – 2017 елдагы кебек. Наркотикларның законсыз әйләнеше буенча административ җаваплылыкка тартылучылар саны кимү ягында. Барлыгы 37 кешегә беркетмә тутырылган, 2017 елда 42әү җавап тоткан. Минуслы сводка графасында балигъ булмаганнар арасындагы җинаятьләрнең кимүе турында да сүз яңгырады. 2017 елда 7 факт аталса, узган елда 5 кенә эш.

Утырышта районның башка хокук саклау органы вәкилләре дә полиция эшчәнлегенә бәя биреп, закон саклауга каршы эшне бергәләп дәвам итәргә кирәклеген әйтеп уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования