Картиналарда – кышкы Толымбай

19 гыйнвар 2019 ел., шимбә

Җәй Адав-Толымбайда узган пленэр-симпозиумда рәссамнар авылның кышкы табигатен дә ясарга сүз куешканнар иде. Яңа елдан алар Толымбайга әйләнеп кайттылар.

Урамда күз ачмаслык буран. Рәссамнар мольберт-буяуларын ышыккарак куеп, кышкы күренешне ясый. Без ерак түгел кар эчендә калган иске авыл йортын тасвирлаучы хатын-кыз янына тукталдык. Наилә  Нигъмәтҗанова Чистай шәһәреннән килгән. Туган ягында  шәхси  студиясе дә бар. Бүген кар эчендә калган авылны ясый. Җил, көчәеп, әле рамага беркетелгән тукыманы каера, әле яңа гына сызган буяу өстенә юеш кар көртләре китереп сылый. Әңгәмәдәшебез шундый һава торышы  шартларында эшләү процессының әйтеп бетергесез рәхәтлеге турында сөйли:

- Беләсезме, табигать дуамалланганда картина үзенә бер төрле килеп чыга. Шыксыз җил биек агачларны кага, буран дулый. Шул мизгелне күрсәтәсе килә,- ди ул безгә. Рәсем сәнгатендә әлләни аңламасак та, ашыгып сызган буяуларның кышкы буранлы  көнгә ошый баруы хак.

Кайбер рәссамнар авыл кунакханәсендә портретлар ясау белән мәшгуль. Арада Социалистик Хезмәт герое Александра Николаеваны, Илдар абый Садриевны, Фаяз абый Хәйсаровны, Фәрит абый Садриевны таныдык. Пленэрда икенче тапкыр катнашучы, Татарстан рәссамнар берлеге рәисенең беренче урынбасары  Мөдәррис Минһаҗев портретларның күпчелеге әлеге чараны оештыручы Раил Садриевның шәхси соравы буенча эшләнүен әйтә. Аларның үзләренә дә шәхесләрне ясау охшый. Чаллыдан килгән яшь рәссам Ләйсән галимова биредә күпме яңалыкка өйрәнеп китүен әйтә.

Якын арада картиналар белән танышу мөмкин дә булачак. Рәссамнар 24 гыйнварда Адав-Толымбай авылындагы “Тамак” кунакханәсендә үз эшләреннән күргәзмә оештырулары хакында белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования