"Светофорик" балалар бакчасында «Кече Олимпия уеннары» узды.

12 февраль 2019 ел., сишәмбе

"Светофорик" балалар бакчасында «Кече Олимпия уеннары» дигән спорт бәйрәме узды. Уеннар кече дип аталса да һәм катнашучыларның яше җиде елдан артмаса да - Олимпия бүләкләре өчен көрәш чын мәгънәсендә булды.
Бакчаның спорт мәйданчыгы балаларның моңлы һәм күңелле тавышлары белән тулыланды. Командалар тизлекә, җитезлекә ярышларда көч сынаштылар, урыннан ераклыкка сикерү, дистанциягә йөгерү, шулай ук спорт снарядын ыргыту кебек спорт төрләрендә үзләрен сынап карадылар. Ярышларны «катгый», әмма гадел жюри хөкем итте. Яшь спортчылар «Чаңгы ярышлары», «Биатлон», «Хоккей» эстафеталарында көч сынашты. Катнашучылар зур азартлык белән каршылыкларны җиңеп чыктылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр, бер-берсе өчен борчылдылар һәм шатландылар.
Олимпия бәйрәме бик күңелле узды! Мондый күңел ачу җитезлек, тизлек, көч, зирәклек кенә түгел, үз көчеңә ышану да үстерә, балаларда коллективлык һәм игелеклелек хисе тәрбияли. Без дә баррыгызны да сәламәт яшәү рәвешенә кушылырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования