Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXX съезды пленар утырышы узды

20 февраль 2019 ел., чәршәмбе

20 февральдә Мәскәүдә Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXX съезды пленар утырышы узды. Чара барышында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Россия Президенты Владимир Путин һәм Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев исеменнән съездда катнашучыларны һәм делегатларны безнең илдә фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгы белән котлады.

Съездда катнашучыларга юлламасында Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «фермерлык илнең агросәнәгать комплексы потенциалын гамәлгә ашыруда, авылда тормыш сыйфатын арттыруда үз ролен ныгыта, төбәкләр үсешенә һәм тулаем милли икътисадка турыдан-туры йогынты ясый».

Дәүләт башлыгы шулай ук дәүләт фермерлыкка ярдәм күрсәтүне сизелерлек арттырачак, аның конкуренциягә сәләтлелеген арттырырга, авыл хуҗалыгы кооперациясенең иң нәтиҗәле формаларын алга этәрергә ярдәм итәчәк, дип ассызыклады.

Россия Хөкүмәте Рәисе үзенең мөрәҗәгатендә: «Без Россияне тагын да көчле аграр державаны күрергә теләдек һәм шуңа күрә авыл хуҗалыгына моңарчы күрелмәгән ярдәм күрсәтә башладык», - дип белдерде. Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итеп һәм үз продукциясен чит илләргә китереп, тармак югары үсеш темпларын күрсәтә. Бу уңышта фермер хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының өлеше зур.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования