Рөстәм Миңнеханов буалыларны кече һәм урта бизнесны үстерергә өндәде

2019 елның 22 феврале, җомга

Өченче чакырылыш Буа муниципаль районы Советының 38 нче утырышында катнашкан Татарстан Республикасы Президенты  тулаем территориаль продукт структурасында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше нибары 20,4 процент тәшкил итүен ассызыклады.

-Күргәзмәдә булып, Буада нинди осталар-оста яшәүләрен күрдек. Җитештерүчеләргә җитештерелгән әйберләрне алга этәрергә һәм ярдәм итәргә кирәк, - диде ул. Ул агросәнәгать тармагында хуҗалык итүнең теләсә нинди формаларына ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Республикада эшләүче 38 программаның төп өлеше быел тагын ике программа авылга җибәрелгән. Район шуларның 29сында катнаша. Рөстәм Нургалиевич буалыларның эшеннән тулысынча канәгать булуын әйтте. Үзара салым өлкәсендәге эшчәнлеге өчен мактады.
Үзенең чыгышында ул республикада башкарылган эшләргә, демография, сәламәтлек саклау, торак төзелеше, авыл үсеше, Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында каралган уңайлы мохит булдыруга кагылышлы мәсьәләләргә тукталды.
Муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров районның узган елгы уңышлары, агымдагы елга бурычлары белән таныштырды. Шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Җәмил Дәүләтшин, Спиртзавод директоры Семен Обридко, Алших авыл җирлеге башлыгы Александр Андреев чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International