Буаның Россия Пенсия фонды идарәсендә йомгак ясадылар һәм иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Чарада Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, пенсияләрне билгеләү һәм бүлү бүлеге башлыгы Светлана Гайдук, Буа, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарының Пенсия фондлары җитәкчеләре һәм Идарә хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмәдә катнашучыларны 2018 елда Россия Пенсия фонды Идарәсенең эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре белән Буа Пенсия фонды җитәкчесе Рафыйк Җәләлов таныштырды. Ул узган елда Пенсия фондының Буада районара Идарәсе тарафыннан федераль законнар белән беркетелгән барлык йөкләмәләр тулы күләмдә һәм билгеләнгән вакытта үтәлгәнен билгеләп үтте. Буа, Чүпрәле Кайбыч районнарында яшәүче 27 мең кешегә пенсия, пособиеләр һәм башка социаль түләүләр өзлексез рәвештә түләнә.