Буа районы каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 2 нче урынны алды.

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

2019 елның 1-2 мартында Яр Чаллыда каратэ буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Буа муниципаль районын ярышларда Р. З. Сабитова җитәкчелегендәге САПСАН хәрби сәнгать клубы тәкъдим итте.
Яшь буалылар 10 медаль яулап алдылар, шулай ук Татарстанның 2 абсолют чемпионы (ката,кумитэ): Смирнова Варвар һәм Смирнов Данила.

Исламов Ислам, Кырык Садак урта мәктәбе укучысы 1ур ката, 2 урын кумитэ(ОК-55 кг), 12-13 яшь; Идерисов Реналь, М.Вахитов исемендәге гимназия укучысы, 8-9 яшьлекләр категориясендә -2 урын кумитэ(ОК-29кг); Рамодин Денис, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп -2 урын кумитэ (ОК-50кг), 10-11 яшь; Хөсәенов Реналь, М.Вахитов исемендәге гимназия - 2 урын кумитэ (ОК-23кг)8-9 яшь; Сәлахиев Рәсим, М.Вахитов ис. гимназия укучысы -3 урын кумитэ (ОК-30кг)10-11 яшь.
Каратэ спортның рәсми төре булып тора, югарыда күрсәтелгән ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга спорт разрядлары биреләчәк. Ярыш нәтиҗәләре буенча Буа муниципаль районы 2 нче гомумкоманда урынны алды.
Спортчыларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International