Конкурста катнашырга Бөек Ватан сугышы чорының сугыш фронтларында яки тылда хезмәт иткән туганнары һәм якыннарының фотосурәтләре сакланган татарстанлылар чакырыла. Фотосурәтләрнең күчермәләрен һәм аларга кыскача аңлатмаларны оештыру комитетының электрон адресына җибәрергә кирәк: fotohroniki75@mail.ru. Республика конкурсының башлангыч нәтиҗәләре 2019 елның апрелендә билгеле булачак. Җыелган барлык материаллар электрон база булдыру һәм музей экспонатларын тулыландыру өчен Татарстан Милли музее фондына тапшырылачак. Гомумроссия финалы 2020 елның маенда узачак