Табигатьне саклау темасына социаль видеороликлар буенча яшьләр бәйгесендә катнаш!

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

1 апрельдән табигатьне саклау темасына эшләнгән социаль видеороликлар буенча яшьләр бәйгесе башлана. Оештыручылары – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярәмендә, “Россия студентлар отряды” Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге һәм “Чиста булачак” Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

Конкурста Татарстанда яшәүче 14тән 35 яшькә кадәрге кешеләр катнашырга мөмкин. Анда катнашу өчен “Чиста булачак” яшьләр хәрәкәте социаль челтәрләренә язылырга һәм, “Социаль видеороликлар конкурсы” дип хат темасын күрсәтеп, электрон почта адресына  (budetchisto.tatar@gmail.ru) видеороликлар җибәрергә кирәк.

Түбәндәге номинацияләр буенча йомгак ясалачак: 1 минутка кадәрге озынлыктагы видеороликлар; 3 минутка кадәрге озынлыктагы видеороликлар; 3 минуттан күбрәк озынлыктагы видеороликлар.

Конкурста катнашучыларның барчасына электрон сертификатлар, җиңүчеләргә – кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Чара турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән электрон почта (budetchisto.tatar@mail.ru) аша яки   8987 -297-49-46 телефонына шалтыратып белешергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International