Күпчелек авыл пенсионерларының пенсияләре билгеләнгән түләүгә өстәмә түләүне исәпкә алып арттырылган

2019 елның 15 марты, җомга

2019 елдан авыл халкы өчен өстәмә пенсия ярдәмен күздә тоткан төзәтмәләр үз көченә керде. Ул картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнә торган фиксацияләнгән түләүнең 25 процентына арттырылган.
Өстәмә түләү хокукы өч шартны үтәгәндә бирелә. Беренчедән, пенсионерның яки пенсия сорап мөрәҗәгать итүчеләр авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким булмаска тиеш. Икенчедән, пенсионер авылда яшәргә тиеш. Ниһаять, ул эшләүче булырга тиеш түгел, ягъни аның өчен мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар күчерелмәскә тиеш.

Татарстан Пенсия фонды яңа елдан үз көченә кергән үзгәрешләрне исәпкә алып, күпчелек авыл пенсионерларының пенсияләрен яңадан исәпләде. Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча, авыл җирлегендә яшәүче 54 меңнән артык эшләмәүче пенсионер түләү арткан.

Пенсияләргә төзәтмәләр кертү пенсионерларның түләү эшләрендә булган документлар буенча бара. Яңадан исәпләү нәтиҗәсендә өстәмә түләүнең уртача күләме аена 1,3 мең сум тәшкил иткән. Өченче төркемгә ия булган инвалидлык буенча пенсия алучылар айга 667 сум тәшкил итә.

1 гыйнвардан эшләмәүче авыл пенсионерларына иминият пенсиясе дә индексацияләнде. 25 процент өстәмә түләү хәзерге вакытта 5334,19 сум тәшкил иткән яңа түләү күләменнән чыгып исәпләнгән.

Авыл пенсионерларына тиешле түләү хокукын бирә торган стажны исәпләгәндә, терлекчелектә, үсемлекчелек һәм балыкчылыкта эш белән тәэмин ителгән очракта, колхозларда, совхозларда һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында эш вакыты исәпкә алына.

ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru , www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN, www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International