Буада түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак

2019 елның 19 марты, сишәмбе
 

2019 елның 21 мартында Буа шәһәрендә һәм Ырынгы авыл җирлегендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак, аның кысаларында безнең район халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча эш алып барылачак. Гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирү максатыннан Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән, аерым алганда, мобиль мәгълүмат-консультация төркеме формалаштырылды: Татарстан Республикасы Президенты Аппараты,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Конституция Суды Аппараты,Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Адвокатской палаты Республики Татарстан, Нотариальной палаты Республики Татарстан.

Буалыларга консультация ике мәйданчыкта булачак:
- Буа шәһәрендә 21 март көнне сәгать 10: 00дән 12: 00гә кадәр Буа шәһәре., Жорес ур., 110а йорт, 2 кат (Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасы)

- Ырынгы авыл җирлегендә 21.03.2019 сәг. 13.30дән 15.00кә кадәр Ырынгы авылы, Совет урамы, 6 йорт (мәдәният йорты бинасы).

Белешмәләр өчен Телефон: (84374) 3 56 41.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International