Иң күп тавыш үзәк мәйдан өчен

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Буа янә «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр»Бөтенроссия конкурсында катнашырга әзерләнә. Шушы максатларда Буа шәһәрендә 11 мартта беренче чиратта төзекләндерү өчен Буа шәһәрендә җәмәгать киңлекләрен сайлап алу буенча рейтинглы тавыш бирү узды.

Тавыш бирүгә дүрт территория – «16 квартал», «19 квартал», «шикәр заводы паркы» һәм «Үзәк мәйдан» куелды. Тавыш бирү шәһәрнең барлык уку йортларында, «Яшьлек», «Арктика» спорт мәктәпләрендә, шикәр заводында, Машина төзелеше заводында, үзәк район хастаханәсендә, Буа элеваторында, Буа электр челтәрләрендә, «Карлинский» ит йортында, район мәдәният йортында узды. Иҗтимагый комиссия мәгълүматлары буенча, әлеге участокларда 4789 кеше тавыш бирде. Шуның 3669, ягъни 76,69 проценты төзекләндерү өчен үзәк мәйдан сайлап алды. Икенче урында - шикәр заводы паркы (14,53%), өченче урында - «19 квартал» (7 %), дүртенче урында - «16 квартал» (1,78%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International