Бүген, 20 нче март көнне «Кояшкай» балалар бакчасында Халыкара урман көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Балалар ата – аналар һәм тәрбиячеләр белән бергә «Урман патшалыгы-Яшел Дәүләт»дигән исем астында искиткеч урынга чыктылар. Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, сорауларга җавап бирделәр. Ә чараның төп вакыйгасы - «Кош кварталы» булдыру булды. Барлык процессны чакырылган кунаклар күзәтте: «ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел Аръягы» СИАКЫНЫҢ 1 категорияле белгече-Ваһапова Г. һәм ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча «Зоя буйлары» заказнигы хезмәткәрләре Белов Н. П., Гыйбадуллин И. И.