Буа Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте.

2019 елның 22 марты, җомга

Кичә, 21 март көнне Буа шәһәренең Яшьләр паркында төрки халыкларның традицион язгы бәйрәмен-Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде.
Әйтергә кирәк,  Навруз бәйрәме барлык мөселман халыклары арасында киң таралган, шуның белән бергә, бу ислам бәйрәме түгел, ә халык бәйрәме. Шәһәр халкын котларга Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев килде. Чара театральләштерелгән тамаша һәм концерт программасы белән дәвам итте. Бәйрәм кунаклары өчен "Ләйсән" халык җыр һәм бию ансамбле, "Гольжамал" фольклор коллективы, "Сөембикә" вокаль ансамбле һәм аерым вокалчылар чыгыш ясады. Район мәдәният йортының "Кәеф" бию коллективы матур хореографик композицияне күрсәтте. Бәйрәмгә килүчеләр кайнар коймак, чәй һәм татлы мамык белән сыйландылар.
Без барлык халыкларга, барлык милләтләргә иң мөһиме – тынычлык телибез! Язгы кәеф беркемне дә ташламасын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International